Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Сугыш шаһитләре - батырлар

Һәр Җиңү көнендә Югары Бирәзә авылы башлангыч мәктәбе белән берлектә сугыш һәм тыл ветераннарын искә алу кичәсе үткәрелә.Сугышның кырыс чынбарлыгын, халкыбызның сугыш кырларындагы батырлыгын, патриотизмын һәм милли горурлыгын күрсәтү, сугыш ветераннарына хөрмәт – ихтирам хисләре, кешелеклелек сыйфатлары, җаваплылык хисе тәрбияләү максат итеп куела.Тик кызганыч ,бүгенге көндә авылыбызда Җиңү таңын исән –сау каршы алучы ветераннарыбыз калмады.Әлеге кичәдә аларга багышланган шигырьләр укылды,җырлар җырланды.Бер минутлык тынлык белән искә алып ,венок куелды.

Балаларның бар теләге шул булды: Яшәсен Җирдә ТЫНЫЧЛЫК!