Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Талантлы син,Кеше туганым!

Китапханәдә якташ язучыбыз Радик Фәизовның тууына 85 ел уңаеннан “Талантлы син,Кеше туганым “ исемле күргәзмә ясалды.Аның иҗатына багышланган танып –белү сәгате үткәрелде.Әлеге чарада укучылар Радик абыйның китапханәдә булган китаплары белән таныштылар. Әдипнең иҗаты бер яктан, әсәрләре тормышчан, геройлары да гади кешеләр, ә икенче яктан, алар фәлсәфи уйлануларга корылган  булуын төшенделәр. Ятимлекнең ни икәнен бик иртә татырга туры килгәнгә, әниләр турында җанга үтеп, күңелләрне нечкәртердәй зур тәрбияви әһәмияткә ия булган “Ике әни” повесте, “Әнием куллары” хикәясе иҗатында зур мәгънәгә ия.”Ике әни”, “Бер уч он” хикәяләреннән өзек укыдылар. 

 Әдип иҗаты укучылар күңелендә зур кызыксыну уятты.