кошлар -безнең дуслар
Югары Бирәзә авылы башлангыч мәктәбендә китапханәче Корбангалиева Ф.Н. белән берлектә кошлар көненә багышланган “Кошлар – безнең дуслар”исемле табигатькә һәм кошларга карата мәхәббәт һәм җаваплылык тәрбияләү максатында кичә уздырылды.Кичә барышында укучылар кошлар турында шигырьләр укыдылар,табышмаклар аша кошларны таныдылар,мәкаль-әйтемнәр әйттеләр,риваять тыңладылар.Кичә ахырында кошлардан башка безгә ничек күңелсез булыр иде, аларны саклыйк, һәрвакыт ярдәм итик,оялар ясыйк,җимлекләр элик, кошлар- безнең дусларыбыз! дигән нәтиҗә ясалды.