Көзге боздан ерак тор!
Көз җитүгә,һава торышы үзгәрү белән бәйле булган бәхетсезлек очраклары аеруча арта. Юка боз катламы белән капланган сулыклар гражданнар һәм балалар өчен куркыныч тудыра . Балалар белән бәхетсезлек очраклары булдырмау максатыннан Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә “Көзге боздан ерак тор!” дигән темага кисәтү дәресе үткәрелде.Укучылар бозда йөрү кагыйдәләре белән таныштылар,үз фикерләрен әйттеләр.