Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Шәфкатьлелек бизи кешене

 

Көчлелегең белән горурланма,

Кешелегең белән горурлан.

                                            М.Җәлил.

Иске Йорт авылы башлангыч мәктәбендә Югары Бирәзә авыл китапханәчесе белән "Шәфкатьлелек бизи кешене"исемле тәрбия сәгате үткәрелде.Әлеге чарага максат итеп укучыларда кешелеклелек, шәфкатьлелек, ярдәмчеллек, изгелек сыйфатлары тәрбияләү алынды.

“Яхшылык кыл, яхшылыкта бар файда,

Кем яманлык кылса, ул таба җәза.”

 

“Әгәр итсәң берәүгә син изге эш,

Үзеңә дә килер шундый ук өлеш.

 

   кебек плакатлар куелды.Китапханәче балаларны шәфкатьлелек ,мәрхәмәтлелек,тыйнаклык,игътибарлылык,ихтирамлылык кебек сүзләрнең мәгънәләре белән таныштырды.Әңгәмә барышында С.Батыршинаның "Трамвайда",Р.Миңнуллинның "Акбай",С.Шакирның "Песинең зары",Ә.Ерикәйнең "Каен" шигырьләре укылды һәм фикер йөртелде.Кешеләргә генә түгел,табигатькә,үсемлекләргә һәм хайваннарга карата да игътибарлы булырга һәм яхшылык эшләргә кирәк ,дигән нәтиҗә ясалды.