Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

"Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."

 Сезне һәркем белә, башын ия-

Алдыгызга зурлап чәчәк сибә!..

...Сынаулары белән сыный тормыш,

Моабитлар аша үткәрә...

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә китапханәче белән берлектә патриот -шагыйрь Муса Җәлилнең иҗатына багышлап "Гомерем минем моңлы бер җыр иде..."исемле әдәби викторина үткәрелде. Шагыйрь иҗатына һәм батырлыгына карата хөрмәт, горурлану хисләре уяту -максат итеп алынды.Китапханәче укучыларны шагыйрьнең тормышы һәм батырлыгы  белән таныштырды,укучылар Җәлилнең иҗатына,тормышына багышланган сорауларга җавап бирделәр,шигырьләрен укыдылар.М.Җәлил шигырьләренең туган илгә тугрылык хисе белән язылуына әһәмият бирделәр.

 Шагыйрь җыры - ялкынлы җыр,

 hичбер кайчан сүнмәс җыр.

 Ил - халкымның батыр улы -

 Җәлил үзе - үлмәс җыр.

М.Җәлил - татар халкының патриот-шагыйре. Фашизмга каршы шигырьләре белән аяусыз көрәш алып барган шагыйрь. Аның исеме дөньяда үзенең Ватанына, үз халкына турылыклы булуның гүзәл символына әйләнде.

"Муса Җәлил поэзиясе тау елгасы кебек көчле һәм ярсу да, кырыс һәм шаян да, дәртле һәм сагышлы да "-дигән нәтиҗә ясадылар.