“Туган авылым – Кече Ватаным “
Дөньяда һәркем өчен дә кадерле булган нәрсә – ул Ватан. Кешенең анасы бер генә булган кебек ,Ватаны да бер генә.Ә Олы Ватан кече Ватаннан башлана.Нәрсә соң ул Кече Ватан ? Кече Ватан ул - туган авыл ,туган нигез ,әти-әни ,әби – бабай ,уйнап үскән урам , елга – күлләр...
Югары Бирәзә авыл китапханәсендә китап укучылар белән “Туган авылым – Кече Ватаным “ исемле танып – белү дәресе үткәрелде.Китапханәче авыл тарихы белән таныштырды ,укучыларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.Гарипова Исламия Корбангалиева Филсинәнең Югары Бирәзә авылына багышлап язган “Туган авылыма “ шигырен укыды.