Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

“Тормыш матур күрә белсәң, тормыш матур яши белсәң”

Сау кешегә таң да атты,

Елмаеп кояш көлде.

Җир –анабызны сәламләп,

Җылы нурларын сипте.

Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә “Тормыш матур күрә белсәң, тормыш матур яши белсәң” - дип аталган тәрбия дәресе үткәрелде. Зарарлы матдәләрнең кешегә никадәр зыян салуларын төшендерү, укучыларда сәламәт яшәү рәвеше тәрбияләү,буш вакытларын файдалы үткәрергә өндәү максат итеп алынды.Көчле рухлы язучыларыбызның әсәрләреннән шигырьләр  укылды.  Сәламәтлек – кешенең иң төп байлыгы, аны бернинди акчага да сатып алып булмый дигән нәтиҗә ясалды.

Кеше, яшә, гомернең ямен күр!

Ярат, ела, көл!

Тормышның начарлыкларын

Урап үтә бел!