Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

“...Туган җирем, сиңа бирермен мин Хисләремнең иң-иң татлысын...”

15 сентябрь көнне Югары Бирәзә авыл китапханәсендә  “Укучының мәдәни көндәлеге “проекты кысаларында мәдәни дәрес узды.Укучылар кабаттан Татарстан буенча сәяхәткә чыктылар.Сәяхәт биш тукталыштан торды. ”Казан –иң борынгы шәһәр”, ”Казан –театрлар шәһәре”, ”Танылган шәхесләр һәм музейлар”, ”Китапханәләр” һәм  “Халыклар дуслыгы”.Укучылар шигырьләр укыдылар,табышмакларга җавап эзләделәр, мәдәни һәм экологик тәрбия бирүче “Кыңгырау чәчәк” дип аталган татарча мультфильм карадылар.

 Көндәлек  нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәр дип ышанып калабыз.