Тукай-балалар шагыйре
Югары Бирәзә авыл китапханәсендә “Тукай – балалар шагыйре” исемле уен-викторина булды.Максат итеп укучыларда шагыйрь иҗатына, тормышына карата кызыксыну уяту,горурлык хисе тәрбияләү алынды. Уен барышында укучылар сораулар буенча Тукайның иҗатын,тормышын исләренә төшерде,геройлары аша әкиятләрен таныдылар,шигырьләрен сөйләделәр. Уен “Туган тел “ җыры белән тәмамланды.