Кышкы каникулларны - китапханәдә
Яңа ел, кышкы каникуллар – һәр бала өчен зур бәйрәм. Бу ялларны кызыклы һәм мавыктыргыч итеп үткәрү максатыннан китапханәдә балалар белән кызыклы уеннар, конкурслар үткәрдек.
Укучылыр “ Китапларда – кыш ”дигән күргәзмә белән таныштылар.Китапларга обзор ясалды, шигырь-әкиятләр кычкырып укылды. Х.Халиковның “Сайланма әсәрләре”нннән табышмакларга, башваткычларга һәм арифметик мәсьәләләргә җаваплар табып,балаларның фикерләү сәләтен,игътибарлылыкларын тикшердек.