Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Хисләремне туплап,тәкыя үрдем

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә өлкәннәр декадасы уңаеннан “Хисләремне туплап,тәкыя үрдем” исемле якташ язучыларыбызга багышланган ,өлкәннәр белән очрашу булды.Авылыбыз абыстае Закирова Мәүлия апа Мәүлид аена багышлап аятьләр укыды.Чиканас авылы китапханәчесе Алсу Фатыхова һәвәскәр шагыйрә Гөлара Шәрипова иҗаты белән таныштырды.Бәйрәм чәй табыны артында үзара аралашулар белән дәвам итте.