ялкаулык - хурлык,тырышлык - зурлык
Язучы , батыр - шагыйрь Абдулла Алишның тууына 115 ел уңаеннан 1-8 сыйныф укучылары белән “Ялкаулык – хурлык,тырышлык – зурлык” исемле уен – сәяхәт үткәрдек.Балалар язучының иҗаты,батырлыгы белән танышып,табышмакларга җаваплар таптылар,рәсемнәр буенча әкиятләрне атадылар,”адашкан” мәкальләрне билгеләделәр.Алиш әкиятләре укучыларда өлкәннәрне хөрмәт итәргә,гаделлек,намуслылык,батырлык сыйфатлары үстерергә ярдәм итә дигән нәтиҗә ясалды.