Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

без тынычлык телибез!

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә клуб мөдире белән берлектә “Терроризмга каршы бергәләп..."дигән тема астында дәрес - әңгәмә уздырылды. Максаты: укучылар арасында бердәмлек, татулык һәм мәрхәмәтлелек хисе тәрбияләү; укучыларда патриотик хис тәрбияләү; үз – үзеңне саклау кагыйдәләрен һәм якыннарыңның куркынычсызлыгын кайгыртырга өйрәтү. Әңгәмә барышында яшүсмерләр үзләрен борчыган сорауларга җаваплар таптылар. Балалар куркыныч терроризм актлары турында белделәр, террористлар кулга алган вакытта саклану чараларын өйрэнделэр, шулай ук чит-ят кешеләр, шикле эйберләр янында уз - узеңне тоту кагыйдәләре турында сөйләшү алып барылды. Китапханэче балаларның сорауларына жавап бирде, һэм балаларга бер - береңне хөрмэт итеп яшәргә кирэклеген аңлатты,сак һәм уяу булырга өндәде.