Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Теләр идем мин дә гомерем юлым,чишмә төсле җырлап үтәргә

25август-Җәлилчеләрне искә алу көне  уңаеннан Югары Бирәзә авылы китапханәсендә "Теләр идем мин дә гомерем юлын,чишмә төсле җырлап үтәргә" исемле укучылар  белән батырлык дәресе үткәрелде. Максат итеп укучыларда тотрыклы патриотик, югары рухи-әхлакый сыйфатлар тәрбияләү куелды. Китапханәче үзенең чыгышында җәлилчеләр булган төрмәләр, башлары киселгәндә дә Газраилнең күзенә туры карап, елмаеп үлгән чын каһарманнарның язмышлары турында сөйләп китте. Укучылар М.Җәлилнең Моабит дәфтәреннән үзләре өйрәнгән шигырьләрен искә төшерделәр.