Сабантуйга бүләк җыю
Язгы сабан эшләре тәмамлангач,авылларда милли бәйрәм - Сабантуйга әзерлек эшләре башлана. Әзерләнүнең иң күңелле өлеше – ул бәйрәм үткәрү өчен яулык һәм бүләкләр җыю. Әлеге борынгыдан килгән матур гадәт, үзе бер зур бәйрәм чарасын хәтерләтә. Күркәм йола гармун-баян, күңелле уеннар, дәртле җырлар белән урам әйләнүдән башлана. Бүләк җыючыларны бәйрәм алдыннан халык көтеп ала.