Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

сибелә,сибелә алма чәчәкләр

20 декабрь көнне Югары Бирәзә авыл китапханәсендә киң катлам китап укучылар белән якташ шагыйребез Мостафа Ногман иҗаты белән танышу өчен “Сибелә,сибелә алма чәчәкләр” исемле танып-белү сәгате үткәрелде.Китапханәче шагыйрьнең биографиясе һәм иҗаты белән таныштырды.Китап укучылар шигырьләрен укыды,Мостафа Ногман шигырьләренә язылган “Ак җилкән”,”Арча кичләре”,”Бөдрә таллар”,”Туган авылым”,”Сагыну җыры” җырларын җырладылар.