Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Шәфкатьлелек бизи кешене

Декабрь ае – шәфкатьлелек ,мәрхәмәтлелек ае.Югары Бирәзә авыл китапханәсендә 2-8 сыйныф укучылары белән “Шәфкатьлелек бизи кешене” исемле мәрхәмәтлелек дәресе үтте.Дәрес барышында яхшылык,изгелек ,юмартлык,киң күңеллелек ,игътибарлылык турында сөйләшенде.”Шигырьләремдә күңел сагышы”исемле өлешендә,балалар,язмыш тарафыннан кимсетелгән язучыларның шигырьләрен укыдылар.Фәнис Яруллинның “Мәрхәмәт” шигыре белән әңгәмәбезне тәмамладык.