Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

бердәмлек -таш яра

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә,ике төр милләт вәкиленнән булган балалар белән “Бердәмлек -  таш яра” исемле дуслык дәресе булды.Китапханәче башта Халыкара бердәмлек көне турында,төрле милләт кешеләренең дус һәм бердәм яшәүләре турында аңлатты;балалар ,чәчәк таҗларында язылган кешелеклелек сыйфатларына туры килгән ярдәмлек сүзләр буенча,”дуслык,бердәмлек чәчәге” җыйдылар.Шулай ук табышмаклар,мәкальләр әйттеләр.Ахырда илебез халыклары дус,тату яшәсен,илебезнең һәр почмагында тынычлык урнашсын иде ,дигән нәтиҗә ясалды.