Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

татар халык милли бизәкләре

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә китап укучылар белән “Татар халык милли бизәкләре”исемле әдәби уен үткәрелде.Китапханәче татар халкының милли бизәкләре белән таныштырды.Балалар әкиятләр укыды,җырлар,табышмаклар әйтештеләр.Әлеге әдәби уен аша балалар күңелендә милли үзаң тәрбияләү,милли җәүһәрләрнең кыйммәтле мирас икәнлегенә төшендерү максат итеп алынды.Ахырда балалар үзләре бизәкләр төшерделәр.