Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

“ Без белергә һәм хәтерләргә тиеш!”.

3 сентябрь –илебездә терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне буларак билгеләп үтелә.Шул уңайдан 1-9 сыйныф укучылары белән “Без белергә һәм хәтерләргә тиеш!” исемле танып – белү сәгате үтте.Балалар белән чит кешеләр янында үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеге турында сөйләшенде.Китапханәче 2004 нче елда бу көнне нинди фаҗигале вакыйга булуы турында аңлатты.Ахырда балалар кулыннан тынычлык кошлары очыртылды.Ил-көннәребез тыныч,күкләребез аяз,сулар һаваларыбыз чиста булсын дигән теләктә нәтиҗә ясадык.