Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

” Экологик сукмак буйлап “

Китапханәдә башлангыч сыйныф укучылары белән "Экологик сукмак буйлап “ исеме астында экологик дәрес үткәрелде. Әйләнә-тирә дөнья һәм иминлек турындагы белемнәрен тирәнәйтү,табигатькә сакчыл караш тәрбияләү максат итеп алынды.Сәяхәт вакытында Р.Хафизованың “Каенның күз яше” исемле хикәясеннән өзек укылды,табышмаклы “гөмбәләр,җиләкләр”җыйдылар,ромашка таҗларына язылган сүзләрнең парларын таптылар.Ахырда экологик хат укып,табигатькә,әйләнә-тирәбезгә карата нинди булырга кирәклеге турында нәтиҗә ясадылар.