Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Һәр җәүһәрдә халкым тарихы

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә өлкән китап укучылар белән халкыбыз мирасын барлау,әби-бабайлардан калган гореф – гадәтләрне ,онытылып барган уеннарны искә төшереп “Үткәннәрен кадерләгән халык кадерле булыр”исемле кичә үткәрелде..”Һәр җәүһәрдә халкым тарихы” исемле кул эшләреннән күргәзмә эшләнде.Кызыл башлы сөлге,күкрәкчә,челтәрләрне ничек чиккәннәрен игътибар белән карадылар.Ә ул эшләр никадәр түземлек сорый?!Юкка гына халкыбызның күңел җәүһәрләре дип йөртмиләрдер үзләрен.Әле әбиләрнең сандыгында нинди генә мирас сакланмыйдыр!Халкыбызның үткәненә,рухи байлыгына игътибар,Өлкәннәргә хөрмәт кимемәсен иде!