Муса Җәлил - балалар дусты
Татар халкының патриот шагыйре Муса Җәлил исемен бөтендөнья халкы горурлык хисе белән искә ала.Аның көрәше,эшчәнлеге – кыюлык һәм батырлык үрнәге.Югары Бирәзә авыл китапханәсендә китап укучылар шагыйрь иҗатына багышланган “Муса Җәлил – балалар дусты “ исемле күргәзмә белән таныштылар,әдәби викторинада көч сынаштылар.Әлеге кичә балаларда шагыйрь иҗаты аша туган илгә горурлык хисе тәрбияләү максатыннан үткәрелде.