Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Туган җир ул - яландагы әрем

Язучы,шагыйрь,Татарстан Язучылар берлегенең Абдулла Алиш исемендәге әдәби премиясе лауреаты Галимҗан Гыйльмановка – 65 яшь.Г.Гыйльманов – татар халык авыз иҗатыннан килә торган әкият традицияләрен борынгы төрки миф,легенда.риваять һәм хикәят мотивлары белән баеткан язучы.Аның җыентыклары арасында “Илекәй батыр”китабы киң катлам укучыларга тәкъдим ителә.Ул шулай ук милли мирас ,фольклор белән шөгыльләнүчеләрне дә битараф калдырмас.