Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Наркомания - кыска гомернең фаҗигале сүнүе

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә “Наркомания – кыска гомернең фаҗигале сүнүе” исемле күргәзмә ясалды.Китап укучылар күргәзмә аркылы сәламәтлек өчен нәрсә файдалы,нәрсә зыянлы икәнлегенә игътибар бирделәр. Яшь буынга наркоманлыкны кисәтү, аның бик хәтәр, хәтта дәвалап булмый, яшь кешене бик тиз үлемгә китерә торган авыру икәнен аңлату максаты куелды.Күргәзмәгә  без гүзәл җиребезнең киләчәге, милләтнең байлыгы – безнең сәламәтлегебез,дигән нәтиҗә ясалды.