Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

беркем дә,бернәрсә дә онытылмады

Һәр ел Җиңү көнендә башлангыч мәктәп коллективы белән  “Беркем дә,бернәрсә дә онытылмаган !”  исемле ветераннарны искә алу кичәсе  була.  Бөек  Ватан сугышында  тиңдәшсез  батырлык  үрнәкләре  күрсәткән, сугыш  кырларында гомерләрен  куркыныч  астына  куеп, Бөек  Җиңүне  яулаган каһарманнарыбызның  исемнәрен  киләчәк  буынга  җиткерү максатыннан оештырыла. Бөек Җиңү көнен якынайткан бабайларыбыз турында шигырьләр сөйләнде,аларны бер минутлык тынлык белән искә алып,һәйкәлгә венок куелды.