Күктә ни булмас дисең.очсыз - кырыйсыз күк бит ул
Галәмгә очкан беренче очучы-космонавт Юрий Гагаринның хезмәт батырлыгы белән танышу , аның тормышы һәм илебезгә галәм өлкәсендә күрсәткән уңышлары мисалында укучыларда әхлакый сыйфат-лар формалаштыру максаты белән , Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә укучылар белән “Күктә ни булмас дисең,очсыз-кырыйсыз күк бит ул!” исемле космонавтика көненә багышланган танып-белү сәгате үткәрелде. Дөньяда беренче мәртәбә бортына кеше утырткан “Восток” космик корабле Җир тирәли орбитага чыгарылды. Ул җир шарын 108 минут эчендә әйләнеп чыкты. Галәмнең очсыз-кырыйсыз киңлекләрен беренче булып очучы-космонавт Юрий Гагарин күрде..Шуңа да аны “Галәм пионеры “ дип атадылар. Кешелекнең гасырлар буе хыялланганы тормышка ашты.... Укучылар табышмакларга җаваплар таптылар,ахырда кәгазьдән самолет ясап очыртып карадылар.Әлеге дәрестә укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар таптылар,күп мәгълумәт алдылар.