"Мәдәният дәресе"
21 нче октябрь көнне Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә китапханә белән берлектә укучыларга Мәдәни көндәлек тапшыру бердәм дәресе үтте. Дәрес барышында укучылар “Минем Ватаным”, театр-музейлар, балалар язучылары турында белгән белемнәрен искә төшерделәр. Китапны куллану кагыйдәләре белән таныштылар. Әлеге көндәлек укучыларның танып-белү сәләтләрен үстерергә ярдәм итәр дип ышанасы килә.