Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

"Абдулла Алиш - әкиятче дә,батыр да"

24 нче октябрь көнне  Югары Бирәзә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән  “Абдулла Алиш – әкиятче дә ,батыр да” дигән исем астында әдәби дәрес үткәрелде.Максаты итеп укучыларда Абдулла Алиш иҗатына кызыксыну уяту,әкиятләре аша әхлак сыйфатлары тәрбияләү алынды.Әдәби дәрес ике өлештән торды:

-Абдулла Алишның иҗаты һәм тормышы белән танышу;

-Абдулла Алиш әкиятләре буенча викторина.

Укучылар Алиш әкиятләрен укып, үзләренең фикерләрен әйттеләр.Мәкаль белән аталган,мәкаль белән тәмамланган әкиятләрен атадылар.   А. Алиш әсәрләре аерым шәхесне тәрбияләүне генә күздә  тотмый, ул гомумкешелек тәрбия  мәсьәләләрен алга куя. Әсәрләрендә сурәтләнгән     хайваннар, кош-кортлар, бөҗәкләр образы аша ул кыю, батыр, акыллы, сизгер, зирәк, белемле, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кешелекле, тәртипле, сер саклый белүче, тыңлаучан булырга өйрәтә, шул тормышта  ничек яшәргә, ничек үз       урыныңны таба белергә төшендерә, рухи азык бирә дигән нәтиҗә ясалды.