Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Газиз туган телем

 Туган телебезгә карата балаларда кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү; татар халык авыз иҗаты әсәрләрен белү күнекмәләрен тикшерү; бәйләнешле сөйләм телен үстерү максатыннан Югары Бирәзә башлангыч мәктәбендә “Газиз туган телем” исемле интеллектуаль уен үткәрдек.Табышмак – мәкальләр әйтелде,шигырьләрне геройлары  буенча исемнәрен атау,авторларын тану биремнәре куелды.

Безне хыялланырга өйрәткән әкиятләребезне, тапкыр, җор телле булырга өйрәткән табышмак һәм мәкальләребезне, моңлы һәм хисле иткән җырларыбызны туган тел аша ишетәбез.

Без – татарлар, туган телебез-татар теле. Татар теле... тугач та, иң газиз кешеңнән ишетә башлаган, күп гасырлык тарихы булган, Каюм Насыйрилар, Тукайлар нигез салган, камилләшкән, теләсә нинди катлаулы фәнне өйрәтергә мөмкинлеге булган, иң-иң авыр кимсетүләргә дә түзгән, сынмаган-сыгылмаган, баш имәгән горур татар теле!