Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

"Кошларны кайгыртып!"

Югары Бирәзә авылы башлангыч мәктәбе укучылары белән “Кошларны кайгыртып!” исемле экологик дәрес үткәрелде.

Балаларны безнең якларда кышлаучы кошлар белән таныштыру; кечкенә дусларыбызга карата кызыксыну, кайгыртучанлык тәрбияләү максат итеп алынды.Дәрес барышында укучылар табышмаклар буенча кошларны танып –белделәр, мәкаль һәм әйтемнәр буенча фикер алыштылар.Канатлы дусларын кайгыртып ,аларга җимлекләр куярга кирәклеген әйттеләр. Ахырдан үз фикерләрен шигъри юллар белән аңлаттылар:

 

Кошларга таш атма,

Баласын елатма,

Таш атма кошларга, атма син.

Кошлар бит – дусларың

Буранлы кышларда

Ярдәм ит, аларны сакла син!