Теле барның - иле бар
Югары Бирәзә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Теле барның – иле бар” исемле әдәби викторина узды.Телебез,мәдәниятебез,гореф – гадәтләребез саклансын өчен безгә үз тарихыбызны,телебезне белергә,хөрмәт итәргә кирәк.Кичәбезне якташ шагыйрәбез Сания Әхмәтҗанованың “Аңла,балам”исемле шигыреннән юллар белән тәмамлыйсы килә:
Илләр,телләр,диннәр алмашына –
Ниләр көтә адәм баласын?
Аңла,балам,сине үзең итеп
Туган телең саклап каласын.