Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

“Гомәр Бәширов – матурлык җырчысы”

Югары Бирәзә авыл китапханәсендә “Гомәр Бәширов – матурлык җырчысы” исеме астында 5-9 сыйныф укучылары белән якташ язучыбыз әсәрләренә күзәтү үткәрелде.Туган як табигатенә,тылдагы хатын-кызларның батырлыгына дан җырлаучы,әдәп – әхлак тәрбиясе бирүдә үз иҗатында күпкырлы өлеш кертүче язучының әсәрләрен укымый мөмкин түгел.Укучылар китаплары белән танышканнан соң үз фикерләрен А.И.Герцен сүзләре аша белдерделәр:

“ Китап- бер буынның икенче буынга рухи васыяте, гомеренең соңгы чигенә җиткән аксакалның яңа гына яши башлаган кешегә киңәше, ялга китүче сакчының үз урынында калучыга биргән әмере ул”.