Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

“АГАЧ УТЫРТУ-ИЗГЕ ГАМӘЛ”

“Агачларны сындырма – кулың корыр”, – дигән сүзләргә никадәр мәгънә салынган. Тирә - юнебезгә яшеллек бирүче, сулар һавабызны чистартучы урманнарны саклау, агачлар утырту барыбызның да уртак бурычы. Һәркем үзе яшәгән җирне матурларга, сакларга тиеш. Көзге мәрхәмәтлелек акциясе вакытында Югары Бирәзә башлангыч мәктәбе укучылары да тирә - юнебезне яшелләндерүгә өлеш керттеләр. Үсентеләр бала кебек сизгер. Аны изге теләк белән, ихлас күңелдән утыртсак – һичшиксез үсеп китәчәк!