Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

"Кешелекнең хәзинәсе -урман"

                        Кешелекнең хәзинәсе – урман.(Экологик сәгать)

         Югары Бирәзә авыл китапханәсендә башлангыч сыйныф укучылары белән “Кешелекнең хәзинәсе – урман” дигән темага экологик сәгать үткәрелде. Табигатьнең гүзәллеген, матурлыгын тоя белергә, аны сакларга өйрәтү; Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр белән таныштыру,халык авыз иҗаты аша табигатькә мәхәббәт тәрбияләү максат итеп алынды.Әлеге чара вакытында урманнарны ,чишмәләрне,гомумән,табигатьне саклау,яшәртү,үстерү турында сөйләнелде,шигырьләр укылды.Мәкаль-табышмаклар әйтелде.Зәкәрия Әхмәровның “Агачлар да авырый” исемле әкияте каралды. Укучыларга табигатьне саклау максатыннан язылган эмблемалар бирелде.Ахырда балаларның фикерләре тыңланды:урман - җир кешесенең иң зур яшел байлыгы. Әйдәгез аларны саклауда, яклауда, утыртуда үзебездән зур өлеш кертергә тырышыйк.

 Урман! Җирне төргән яшел юрган.

Без исәнбез, чөнки син исән.

Синең шауны тыңлап кемнәр туйган,

Без нишләрбез, әгәр син бетсәң?!