Верхне-Верезинская сельская библиотека - филиал № 10

Экология һәм без

Югары Бирәзә авыл китапханәчесе яшусмер егетләр белән “Экология һәм без” дигән әңгәмә үткәрде.Әңгәмә барышында табигатьне ничек итеп саклый алулары турында фикер алышынды. Шундый нәтиҗә ясалды: кеше сәламәтлегенә зыян китермәс өчен экологик белемнәргә һәм культурага ия булырга тиешбез. Туган җиребезне, табигатебезне һәм сәламәтлегебезне күз карасыдай саклыйк!
Ахырда егетләр елга буйларын ,хоккей мәйданчыгын чуп уләннәреннән чистарттылар.