Поселковый филиал № 1

“Тукайның әкият дөньясы”

22 апрель көнне Арчаның 4нче номерлы мәктәбенең 3, 4 сыйныф укучылары өчен “Тукайның әкият дөньясы” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде.

Әлеге сәгатьтә китапханәче укучыларны бөек шагыйрьнең катлаулы язмышы һәм кабатланмас иҗаты белән таныштырды.  Әлеге әңгәмә электрон презентация белән үрелеп барды. Балалар өчен Г. Тукайның әкиятләре буенча конкурс оештырылды. Монда кызыклы сораулар, рәсемнәр буенча әкият геройларын тану һәм башка төрле уеннар үткәрелде.

Чара азагында баларга “Шүрәле” мультфильмы күрсәтелде.