Поселковый филиал № 1

«Дин белән беренче танышу»

Чара китапханәдә башланып китте. Китапханәчеләр балаларга ничек җир шары, ничек дөнья барлыкка килгәнен аңлаттылар. Белгәнебезчә, һәрбер диннең изге китаплары бар: мөселманнарның Көръән китабы булса, христианнарның – Библия. Әлеге китаплар турында кыскача мәгълүмат бирелде.

Чара мәдрәсәдә дәвам итте. Көндәлек яшәешнең мөһимлеге, бер-береңне хөрмәт иту, һәрбер башлаган эшеңне намус белән башкарып чыгу турында мәдрәсәнең укытучысы  балаларны тирәннән таныштырды. Әңгәмә  барышында  балалар үзләрен кызыксындырган сораулар  бирделәр, игътибар белән тыңладылар.

Бу чара балаларның йөрәкләренә күңел сафлыгы һәм рухи байлык өстәгән дип ышанып калабыз.