Поселковый филиал № 1

“Төп йорт килене”

Күпфункцияле үзәктә “Төп йорт килене” исемендәге чираттагы район конкурсы  уңышлы гына узды.  Конкурста 5 катнашучы булды. Әлеге катнашучылар үзләрен төрле талант ияләре икәнлеген күрсәттеләр.  Күп концерт номерлары, татлы ризыклар пешерү ысуллары, шәҗәрә тарихлары белән таныштык. Әлеге бәйге өчен китапханәчеләр китап күргәзмәсен әзерләделәр. Бу күргәзмәдә тематик китаплар тупланган иде. Катнашучылар һәм бәйгегә килгән тамашачылар, җанатарлар күргәзмә белән танышканнан соң үзләренә кызыклы һәм кирәкле мәгълүмат алганнар дип ышанып калабыз.