Поселковый филиал № 1

“Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз”

“Шатлык” балалар бакчасы каршында  “Хуш, кыш, исәнме кояшлы яз” исемле бәйрәм булды.

Бәйрәмгә балалар да, өлкәннәр дә күп килде. Чараның программасы күпкырлы иде -  биюләр, җырлар, төрле  спорт уеннары, әкият геройлары  катнашуы белән бәйрәмгә җәлеп иттеләр. Ә китапханәчеләр үз чиратында “Яхшы кәеф китабы” дип аталган кызыклы күргәзмә оештыртылар. Шулай ук китапханә тарафыннан  “Китап изгелек бүләк итә” исеме астында хәйрия акциясе үткәрелде. Урам бәйрәме халыкның күңелен күтәрде, яшен–картын ял иттерде.