Поселковый филиал № 1

“Синең алдыңда баш иям, Муса Җәлил!”

17 февраль көнне Арчаның 2нче номерлы мәктәбенең 3нче сыйныф укучылары өчен “Синең алдыңда баш иям, Муса Җәлил!” дип исемләнгән  чара үткәрелде. Әлеге чара М. Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлана.

    Бу чарада укучылар герой-шагыйрьнең иҗаты белән киңрәк таныштылар, аның тормыш юлына гомум күзәтү ясалды.  М.Җәлил иҗаты аша укучыларда туган илгә мәхәббәт һәм патриотик хисләр җиткерелде.