Поселковый филиал № 1

“Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил”

Арчаның 4нче номерлы мәктәп балалары өчен 16 февраль көнне “Татар халкының каһарманы – Муса Җәлил” исеме астында әдәби кичә үткәрелде. Китапханәче әлеге чарада татар халкының бөек шагыйре  Муса Җәлилнең тормыш юлы һәм иҗаты турында чыгыш ясады. Электрон презентация аша күп кенә фоторәсемнәр тәкъдим итте һәм эчтәлекле китап күргәзмәсе оештырылды.