Центральная детская библиотека

"Тукай атналыгы"

Табигатьнең иң матур чагында, язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агач һәм куакларда бөреләр уянган вакытта, без бөек шагыйребез Габдулла Тукайның туган көнен билгеләп үтәбез. "Тукай атналыгы" уңаеннан, 25 нче апрель көнне Район балалар китапханәсендә "Китап сөючеләр" клубы өчен, "Тукайлы балачак"- әдәби сәгать үткәрелде. Китапханәче Гарипова А.М. шагыйребезнең иҗатына багышланган китап күргәзмәсенә күзәтү ясады, укучыларга "Тылсымлы сәхифәләр"- викторина, "Парын тап" уенын тәгъдим итте. Балалар барлык уеннарда актив катнаштылар һәм чараны Г.Тукай шигырьләрен сәнгәтьле сөйләп тәмамладылар