Центральная детская библиотека

“Гаилә белән китапханәгә”

Саба район үзәк китапхәсе һәм балалар китапханәсе белән берлектә “Гаилә белән китапханәгә” проекты эшләп килә. Проектның төп максаты гаиләләрне китапханәгә, укуга җәлеп итү. укучыларыбызның һәм аларның балаларының мәнфәгатьләрен һәрвакыт исәпкә алып, китапханәчеләр төрле очрашулар оештыралар, кызыклы мастер- класслар күрсәтәләр, ә иң мөһиме кызыклы һәм эчтәлекле китаплар белән тәгъдим итәләр. Апрель аенда китапханәчеләр фитнес тренер белән мавыктыргыч очрашу оештырды һәм балалар өчен "Тукайда кунакта" дигән библиоквест үткәрде. Сәламәт яшәү рәвеше алып баручы тренер һәм блогер - Азат Вәлиуллин , хатын-кыз матурлыгы һәм сәламәтлеге өчен, дөрес туклану һәм физик күнегүләр кирәклеген әйтте. Тренер кунаклар үтенече буенча фигураны матур формага китерүче берничә физик күнегүне эшләп күрсәтте. Чара барышында китапханәчеләр «Сәламәтлек – зур байлык» китап күргәзмәсенә күзәтү үткәрделәр. Шул ук вакытта район балалар китапханәсендә балалар өчен "Тукайда кунакта" дигән библиоквест оештырылды. Балалар уен барышында Тукайның әкият геройлары "Су анасы", "Шүрәле", “Кәҗә” һәм "Күбәләк" белән очраштылар. Әкият геройлары балаларга табышмаклар әйтеп уздылар. Сорауларга дөрес җавап биргән өчен, геройлар балаларга ярдәм кагәзләрен бирделәр. Уеннан соң балаларга мастер-класслар, физкультминуткалар, курчак театры күрсәтү, китап күргәзмәсенә күзәтү һәм язучының әкиятләрен кычкырып уку тәкъдим ителде. Балалар да читтә калмады, Г. Тукайның "Кәҗә һәм Сарык" әкияте буенча курчак театрын төзүдә актив катнаштылар.