Центральная детская библиотека

"Шатлык" лагеры балалары өчен "Балачак иленә сәяхәт" чарасы үткәрелде.

28 июнь көнне гимназия каршында эшләп килүче "Шатлык" лагеры балалары өчен "Балачак иленә сәяхәт" чарасы үткәрелде. Ул ике өлештән торды. Беренче өлештә китапханәчеләр балаларга китап ясау буенча мастер-класслар күрсәттеләр, китап күргәзмәсенә күзәтү ясадылар. Икенче өлештә Сабаның үзәк мәйданы балалар тавышыннан гөрләп торды. Төрле кызыклы уеннарда балалар бик актив катнаштылар, алар өчен аквагримм да тәкъдим ителде.