Центральная детская библиотека

Бергә Пушкинны укыйбыз!

Ел саен 6 июньдә Россиядә Пушкин көне билгеләп үтелә. Бөек рус шагыйре Александр Сергеевич Пушкинның әдәби иҗаты безне гомер буе озата бара. Аның әсәрләре төрле яшьтәге, диндәге, милләттәге кешеләрне берләштерә, дөньяның дистәләгән теленә тәрҗемә ителә. Александр Пушкинны еш кына хәзерге рус әдәби теленә нигез салучы дип атыйлар. Аның әкиятләре белән Без укырга өйрәнмичә таныша башлыйбыз.