Центральная детская библиотека

1 июнь-балалар яклау көне!

 

1 Июнь көнне балаларны яклау көне һәм җәйге китапханә ачылу уңаеннан Саба үзәк китапханәсе барлык балалар һәм әти-әниләрне районның үзәк мәйданына җыйды. Бәйрәмне шигырь, бию белән нәни дусларыбыз ачып җибәрде. Саба сәнгать мәктәбе укучылары  үзләренең матур һәм күңелле чыгышлары белән бәйрәмне тагын да бизәделәр. Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы балаларны, әти- әниләрне бәйрәм белән котлады, «Укучының мәдәни көндәлеге» проекты җиңүчеләрен котлап бүләкләр тапшырды.

Бәйрәм асфальтта рәсем ясау белән дәвам итте.  Бүгенге чарада балалар өчен төрле һөнәр аланчыклары эшләде, анда кызыклы һәм файдалы мастер-классларда катнашырга барлык мөмкинлекләр дә булдырылган иде