Центральная детская библиотека

28 май көннеӘбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татар Икшермәсе авылында урнашкан "Тургай "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар.

28 май көннеӘбрар Кәримуллин исемендәге Саба үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Татар Икшермәсе авылында урнашкан "Тургай "балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында булдылар. Балалар өчен махсус әкият тамаша күрсателде. Китапханә хезмәткәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән җыелган акчаларга алынган күчтәнәчләр тапшыру иң күңелле мизгелләр булды.Иганәчеләр ярдәме белән 14400 сум акча җыелып,86 балага 140 сумнан күчтәнәчләр алынды. Калган акча авырту балага күчерелде. Бу изге эштә катнашкан һәм ярдәме тигән һәркемгә иң изге теләкләребезне һәм олы рәхмәтләребезне җиткерәбез.