Халык күңелендә мәңгегә

Искәртү урнаштыру:   /   Скачать бу календаре

2017 елның 26 апрелендә ДБМУ «Республика яшүсмерләр китапханәсе»ндә, татар халкының Бөек шагыйре Габдулла Тукайга багышланган «Халык күңелендә мәңгегә» дип аталган очрашу булып узачак. 

Программаның беренче бүлегендә:
• Татар телендә ясалган презентация «Телсез идек, Тукай безне телле итте, җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте» (шагыйрьнең тормыш юлы һм иҗаты);
Программаның икенче бүлегендә:
• Габдулла Тукай мирасы: мультфильмнар күрсәтү, Санкт-Петербург шәһәренең Мариинский театры куйган «Шүрәле» балетыннан өзек.

Шулай ук, укучылар игътибарына «Син сазыңны уйнадың» дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителәчәк. Чараның йомгаклау өлешендә шагыйрьнең иҗатына багышланган викторина булып узачак.

Очрашуда Мәскәү районының «34 нче номерлы гомуми урта белем бирүче татар –рус мәктәбе» укучылары катнашачак. 

Чара татар телендә узачак.

Очрашуга көтеп калабыз!